Питрәч районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында районның медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны китерү эшен дәвам итә. Көн саен диспансеризациягә район хастаханәсенә һәм табиб амбулаторияләренә 15-20 өлкән яшьтәге граждан китерелә. 2021 елның гыйнварыннан 291 кеше китерелгән. 2020 ел эчендә медицина оешмаларына 1130 кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International