Әтиләр көненә багышланган спорт ярышлары

2021 елның 12 феврале, җомга

Әлеге чара уен формасында узды һәм төрле эстафетадан торды. Балалар һәм өлкәннәр ике командага бүленделәр, анда катнашучыларның һәркайсы зирәклеген, батырлыгын, җитезлеген күрсәтә алды. Ярышта катнашучылар югары активлык күрсәтте, бер-берсенә яхшы кәеф, ярыш рухы, аралашу һәм елмаю шатлыгы бүләк итә алдылар. Катнашучылар үзләренең җитез, чыдам, кыю булуларын күрсәтте.  Балалар җиңүгә ирешү өчен бары тик физик яктан көчле булу гына җитми, шул ук вакытта ихтыяр көченә ия булу, оешкан һәм җыелган, җитез һәм булдыклы булу кирәклеген аңладылар. Бөтен коллектив исеменнән ирләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз һәм аларга тугрылылыклары, батырлыклары һәм Ватаныбызга чиксез мәхәббәтләре өчен зур рәхмәт әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International