“Йөрәкләрдә кайнар мәхәббәт” дигән чара

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның  11 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Йөрәкләрдә кайнар мәхәббәт” дигән чара узды.

Әлеге чараның максаты балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру иде. Балалар алып баручылар белән кызыклы уеннар уйнадылар “Үзеңнең ярыңны тап”, “Пазл җыю” уеннарын балалар бик теләп уйнадылар. Тәрбиячеләр балаларга кызыклы табышмаклар конкурсы уздырдылар.

Бәйрәм бик күңелле үтте, соңыннан балалар үз куллары белән ясаган валентинкаларны бер- берсенә бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International