«Россиягә хезмәт итү» дигән рәсем конкурсы, Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 10 февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В.Т. мәктәп яшендәге 10 кеше белән «Россиягә хезмәт итү»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Максат: Россиянең Кораллы Көчләренә багышланган гомумхалык бәйрәме турында балаларның күзаллауларын киңәйтергә, аларда Ватанны саклаучыларга мәхәббәт тәрбияләргә, киләчәктә үз илебезне саклауга әзерлек белән шөгыльләнергә.

Элек-электән Россиядә хәрби һөнәр иң хөрмәтле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе иде. Чөнки Ватанга хезмәт итү-халыкның тыныч тормышын саклау, Ватанның намусын һәм абруен саклау дигән сүз. Һәр бала үзенең батыр әтиләрен, абыйларын һәм бабайларын котларга әзерләнә, аларга үз куллары белән матур котлаулар ясап бүләкләр тапшыра.

«Шундый һөнәр бар Ватанны сакларга» дигән темага әңгәмәдән һәм В.Михалковның «Армиядә хезмәт итәчәкбез», З. Александрованың «Синең сакчыларың» әсәрләрен укыганнан соң балалар иҗади эшчәнлеккә керештеләр. Дәрес азагында тәрбияләнүчеләр хәрби хезмәткәрләрне һәм хәрби техниканы буяу буенча үз рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International