«Мин һөнәрләр турында нәрсә беләм?» дигән эшлекле уен, Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

     09.02.20021 нче елда тәрбияче Сагидуллина М. В. мәктәп яшендәге балалар белән «Мин һөнәрләр турында нәрсә беләм?»  дип исемләнгән эшлекле уен үткәрде.

Максат: һөнәрләр дөньясы турында күзаллаулар формалаштыру өчен шартлар тудыру, тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив компетентлыгын формалаштыру. Уенда 6 тәрбияләнүче катнашты.

      Уен барышында мәкальләр белән эш алып барылды, анда мәкальне дәвам итәргә һәм аның мәгънәсен аңлатырга кирәк иде. Шулай ук балалар «Хәрефләр һәм һөнәрләр», «Һөнәр һәм аның инструментлары», «Табылдыклар бюросы» кебек конкурсларда катнаштылар.

Уен ахырында яраткан эше белән шөгыльләнгән, үз һөнәрен дөрес сайлаган кеше бәхетле, дигән нәтиҗә ясалды. Иң мөһиме: бәхет - үз икмәген кеше яраткан эш (һөнәр) белән тапкан вакытта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International