«Кышын кошларны ашат»

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 10 нчы феврале көнне 12 нче социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 4 волонтеры белән берлектә «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрде. Акциянең максаты: кышлаучы кошларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Акция башланганчы ук белгеч волонтер балалар белән «Кышын кошларга нәрсә белән ярдәм итергә» дигән темага сөйләштеләр. Көчле салкыннарда һәм буран вакытында кошларга азык табу бик авыр, дип билгеләп үтелде. Шуңа күрә кайчагында кошлар туңып үлә. Каурыйлыларга ярдәм итү өчен белгеч балаларга үз әти-әниләре ярдәме белән аларга төрле материаллардан җимлекләр ясарга тәкъдим итте.

Акция барышында балалар агачларга җимлекләр элделәр һәм анда төрле азык салдылар, шул рәвешле елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International