«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Мурманск шәһәреннән килгән кунаклар белән эшлекле очрашу

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасында алга таба хезмәттәшлек итү өчен Мурманск шәһәре делегациясе булып китте.

Үзәккә килгән кунаклар арасында «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, Мурманск өлкәсенең яшь инвалидлар иҗтимагый оешмасы, аларның законлы вәкилләре, «Валентина – плюс» балачактан инвалидлар клубы рәисе Артем Ермоленко һәм «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев бар иде. Очрашу кысаларында хезмәттәшлек тәҗрибә уртаклашу перспективасы һәм уртак социаль проектларны гамәлгә ашыру максаты турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International