Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында 2021 нче елның 10 нчы феврале көнне 12 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова “Шуклыкмы әллә начар гамәлме?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: үз гамәлләрең өчен җаваплылыкны үстерү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру. Дәрестә 8 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Дәрес сәламләү һәм тренинг күнегүе белән башланып китте, ул буш вакытта балаларның төп өлеше компьютер артында утырырга яисә урамда йөрергә яратуларын күрсәтте. Алга таба белгеч катнашучыларга булган материаллардан конструкция төзү бурычын бирде, соңыннан аны үзе җимерде һәм: “Мондый гамәлне ничек атап була: шаянлыкмы, әллә белеп эшләнгән гамәлме?” дип сорады. Балалар шунда ук әлеге сорауга җавап бирә алмады.Төшенчәләрне чикләү максаты белән белгеч балалар белән конкрет ситуацияләрне тикшерү белән дискуссия үткәрде: кайда шуклык, кайда алмаштырылган гамәл һәм нинди очракларда шуклык начар гамәл рангына күчәргә мөмкинлеген тикшерделәр. Соңыннан катнашучылар юри белеп эшләнгән эш белән шуклык гамәленең нәрсә белән аерылуын билгели алдылар. Шулай ук дәрес барышында катнашучылар кешенең начар гамәлләре өчен РФ Җинаять Кодексы белән каралган җаваплылык турында белделәр.