Әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру "Нәтиҗәле хезмәттәшлек" технологиясе кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче санлы социаль участокта 29 балигъ булмаган бала арасында «Тыңлый беләсеңме?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.Дәреснең максаты: тирә-юньдәгеләрне ишетә белү сәләтен формалаштыру.
Очрашу башында белгеч катнашучылардан «Син тыңлый беләсеңме» тесты ярдәмендә сорашып-белешү үткәрде, ул күпчелек балаларның әңгәмәдәшне тыңлый белүләрен, әмма бүлдереп үз сүзен сөйләргә тырышучылар да бар икәнен күрсәтте. Шуның нәтиҗәсендә төрле конфликтлы хәлләр килеп чыга да инде. Аралашу нәтиҗәлерәк һәм куркынычсыз булсын өчен, белгеч балаларга кагыйдәләр төзергә һәм башка кешеләр белән әңгәмә барышында аларны сакларга тәкъдим итте. Белгеч шулай ук күп кенә кешеләрнең бер-берсенә дөрес мәгълүмат бирмәүләренә дә игътибар итте. Кемдер моны белмичә эшләсә, кайберәүләр махсус, кешеләрне ызгыштырыр өчен эшли. Шуңа күрә мәгълүматны һәрвакыт төгәлләштерергә һәм сораштырырга кирәк. Мәгълүмат бозылуның ничек килеп чыгуын аңлау өчен белгеч балаларга «бозылган телефон» уенын уйнарга тәкъдим итте. Аннан соң балалар, парларга бүлешеп, төрле ситуацияләр уйнаттылар.
Дәрес «Тере анкета» белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да бу дәрестә синең өчен көтелмәгән әйбер булдымы? Сиңа нәрсә ошады? Нәрсә ошамады? кебек сорауларга җавап бирделәр.