“Гигиена” темасына багышланган уен дәрес

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елның  10 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Гигиена” темасына багышланган уен дәрес уздырдылар.

Әлеге чараның максаты булып төп гигиена күнекмәләрен үтәүгә аңлы мөнәсәббәт формалаштыру, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү торды. Дәрес “Мойдодыр” мультфильмын карау белән башланып китте. Дәрес барышында әңгәмә үткәрелде, табышмакларга һәм сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң “Тылсымлы капчык” уенында, гигиена кирәк – яракларын танып- белү сәләтен күрсәттеләр. Дәрес ахырында үткәрелгән тема буенча нәтиҗә ясалды.

Дәрестә 25 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International