08.02.2021ел. Алексеевскийның «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Карамзина О.В. балалар белән «Бер сүз белән әйт» дидактик уенын үткәрде.
Максат: предметларны классификацияләү осталыгын ныгыту.
Бурычлар: күз күреме белән кабул итү һәм игътибарлылык үстерү.
Сүзлек запасын тулыландырырга. Дөньяга караш.киңәйтергә. Тырышлыкны, мәрхәмәтлелекне, иптәшлек хисләрен тәрбияләргә.
Уен башында балалар презентация карадылар, анда бала нәрсә сурәтләнгәнне бер сүз белән әйтте. Әгәр бала җавап бирергә кыенсынса, тәрбияче әүвәл сурәтләнгән предметларны эйтеп чыгарга, ә аннары аларны гомумиләштерергә тәкъдим итте. Соңыннан балалар туп белән уйнадылар һәм «Хайваннар дөньясына», «Транспорт», «Кием», «Бөҗәкләр», «Чәчәкләр» терминнарын ныгыттылар. Балаларга уен бик ошады .