. «Шагыйрь фават булса да, онытылмый» Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында тематик әңгәмә һәм күргәзмә

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген, 10 февраль көнне Мөслим муниципаль районының “Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында “Район үзәкләштерелгән китапханәсе” волонтеры Вафина Г.З. шагыйрь А. С. Пушкинны искә алу көненә багышланган кызыклы чара үткәрде. Гөлсирә Зәкәрия кызы  шагыйрьнең биографиясе, иҗаты турында бик аңлаешлы итеп сөйләде, аның китапларыннан күргәзмә оештырды. Тыңлаучылар А.С.Пушкинның әсәрләрен бик кызыксынып, бирелеп тыңладылар , бала чакларында  укылган шигырьләрен искә төшерделәр, шагыйрьнең китапларын карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.Чара Туган телләр елы символы астында узды.

Без волонтерыбызга социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга карата җылы, ихлас мөнәсәбәте һәм үз һөнәренә  карата игътибарлы  булуы өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International