Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2021 елдан яңа социаль хезмәт күрсәтелә. Ул тормыш эшчәнлеге чикләнгән хезмәт алучыларның коммуникатив потенциалын арттыруга юнәлгән. Әлеге хезмәт кысаларында социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар. Мисал өчен, социаль хезмәткәр Линда Цыгвинцева 2 төркем инвалид белән алмаз чигү буенча дәрес үткәрде.
Технология бик мавыктыргыч һәм җиңел. Стразалар тезү процессы барышында белгеч алмаз чигүнең килеп чыгу тарихы һәм аның төрләре турында сөйләде. Социаль хезмәт алучының өлешчә вак моторикасы бозылган, шуңа күрә ул үз эшенең уңышлы нәтиҗәсенә шаккатты. Әзер картинаны ул иң күренеп торган урынга элеп куйды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, вак моториканы үстерү нәтиҗәсендә кул хәрәкәтләренең координациясе һәм бармакларның җитезлеге торгызыла.