ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева. «Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне»дигән танып-белү чарасы үткәрде.
Балалар гербның танып-белү символы билгесе икәнлеген һәм аның рәсемле, катгый билгеле кагыйдәләр нигезендә төзелеп расланганын белделәр. Татарстан Республикасы гербы 1992 елның 7 февралендә кабул ителә. Балалар гербның рәсеме элементларын, аның төс символикасын һәм аларның әһәмиятен карадылар. Бигрәк тә балаларны канатлы барсның уң як алгы аяктагы сүрәте кызыксындырды. Балалар рәсем ясаганда үз вариантларында тәкъдим иттеләр. Аннан соң балалар үз республикаларының гербында һәр элементны җентекләп ясадылар һәм төс гаммасыннан дөрес файдаландылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар туган якка карата кызыксыну уята һәм балаларда үз Республикаларының символикасы турында күзаллауларны киңәйтә һәм тәрбияли.