Һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру тәрбия эше структурасында мөһим юнәлеш булып тора, һәм ул тәрбияләнүчеләрнең һөнәри үзбилгеләнеше мәсьәләләрендә социаль гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәрләр әлифбасы» программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияләнүчеләр машина йөртүче һөнәре белән таныштылар. Балалар «машина йөртүче» сүзенең мәгънәсе һәм әлеге һөнәрнең килеп чыгышы турында белделәр. Балалар белән һөнәргә карата нинди таләпләр булганы, машина йөртүче эшенең минуслары һәм плюслары турында сөйләштеләр.
Һөнәри юнәлеш бирү эше балаларда һөнәр сайлау буенча әхлакый, идея нигезләрен, хезмәт эшчәнлегенең иҗтимагый әһәмиятле мотивларын формалаштырырга ярдәм итә.
