«Атопик дерматит» турында консультация, Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» приюты.

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

06.02.20021 елда «Кайгырту» приютында шәфкать туташы Гильманова Т.А. мәктәп яшендәге балалар белән «Атопик дерматит» дигән консультация үткәрде.

Максат: балаларны атопик дерматитның сәбәпләре, симптомнары һәм профилактикасы белән таныштыру. Дәрестә балаларга атопик дерматитның нәрсә икәнен, аның барлыкка килү сәбәпләре, аны дәваламасаң, нинди җитди өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин, дигән билгеләмә бирелде. Әлеге авыруның симптомнарына һәм профилактикасына җентекләп тукталдык.

Дәрес ахырында балалар бу авыруның хроник формага күчәргә һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин дигән нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International