Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен валентинкалар ясау буенча мастер- класс үткәрде.
Мастер класснын максаты: кулнын вак моторикасын ныгыту һэм иҗади карашны үстерү.
Әле күптән түгел генә безнең тормышыбызга гашыйклар көне яки 14 февральдә билгеләп үтелә торган Изге Вәли Көне керде.
Ул шунда ук яшьләрнең күңеленә хуш килде. Аңа алдан ук бүләкләр әзерлиләр, аны «гашыйклар көне»дип атыйлар. Католик бәйрәм булса да, гашыйклар өчен бу киртә түгел. Аны безнең илдә яратканнар һәм хәзер 14 февральдә барысы да бер-берсенә валентинкалар бүләк итәләр.
Чара башында социаль хезмәт алучылар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын өйрәнделәр. Соңыннан алар бу бәйрәмне ничек үткәрүләре турында фикер алыштылар,туганнарына һәм якыннарына нинди бүләкләр бирүләре турында да сөйләделәр.
Белгеч социаль хезмәт алучыларга валентинкаларны үз куллары белән ясарга тәкъдим итте. Мастер-класста катнашучылар үзләренә открытка үрнәкләрен сайлап алдылар, ясау эзлеклелеген ачыклап, эшкә керештеләр.
Чара ахырында әзер открыткалардан күргәзмә оештырылды.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар кәефләренең яхшыруын һәм талгын гына арыганлык сизүләрен билгеләп үттеләр.
Чарада жиде кеше катнашты.