Бармаклар белән рәсем ясау балаларның үсешендә бик зур роль уйный. Мондый шөгыльләрнең иң зур өстенлеге-бер үк вакытта балаларның вак моторикасы хәм сөйләм теле үсеш ала. Бармаклар белән рәсем ясау, алга таба пумала белән ясауның беренче адымнарын бирә. Үзенең нәни бармаклары белән буяуларга кагылган саен бала күбрәк тоемларга өйрәнә. Мондый шөгыльләр шулай ук игътибарлылыкны, хәтерне, утыручанлыкны үстереп кенә калмый, кәгазь бите, буяулар белән эш итәргә һэм төсләрне аерырга өйрәтә.
Өстә санап үтелгән максатларны күздә тотып, Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернат тәрбиячесе, Рәмзия Сафина, 2021 елның 27 январе көнне балалар белән «Чәчәкле алан» диеп исемләнгән шөгыль үткәрде. Әлеге шөгыльдә 3 бала катнашты.
Алар алдан әзерләнгән чәчәк рәсемнәрен бармаклары ярдәмендә матур төсләргә буядылар. Бу шөгыльдән балаларның бик кәнәгать булуларын аларның йөзләрендәге елмаю, күзләрендәге сөенеч чаткыларыннан аңлавы кыен түгел иде. Тәрбияче Рәмзия Сафина да үзе уздырган шөгыльдән кәнәгать калды һәм куйган максатларына өлешчә иреште.