Ә урамда салкын!
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 5 февраль көнне балалар кышын төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, урамда бәла-казага эләкмәү турында күбрәк белү максаты белән «Ә урамда салкын!» исемле күңел ачу чарасында катнаштылар. Шулай ук тернәкләндерүгә яңа килгән балалар белән танышырга һәм дуслашырга да теләделәр.
Балалар суыкта ничек дөрес һәм тиз җылынырга, боз сөңгеләре астында йөрү куркынычлыгы, олыларсыз бозлы буага яки елгага чыгарга һәм шартлаткычларны шартлатырга ярамаганы турында белделәр. Күңелсезлекләрнең ни дәрәҗәдә булырга мөмкинлеген аңлату өчен «Смешарики» мультсериалының тематик серияләре күрсәтелде.
Аннан соң актлар залында импровизацияләнгән хоккейда ярыштылар. Музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н. оештырган чара балалар яраткан биюләр белән тәмамланды.