2020нче ел нәтиҗәләре
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 4нче февральдә 2020нче ел нәтиҗәләре буенча гомуми җыелыш узды.
Җыелыш «Яр Чаллы-2020 ел йомгаклары» фильмын карау белән башланды, анда Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәренең 2020 елдагы казанышларын күрсәттеләр.
Үзәкнен директоры, директор урынбасары белән профком җитәкчесе 2020 ел нәтиҗәсе буенча отчет ясадылар.
Оешманың 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үзәкнең 7 хезмәткәре Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Гомуми җыелыш ахырында Үзәкнең киләчәк үсеше перспективалары билгеләнде һәм 2021 елга максатлар һәм бурычлар куелды.