«Социаль патронаж» КЦСОН "Тылсым"

2021 елның 5 феврале, җомга

2021 нче елда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эшен дәвам итә.

«Тылсым» комплекслы үзәге белгече һәм гериатр белән берлектә 2021 нче елның икенче февралендә дүрт карала торган гражданга патронаж үткәрелде. Белгечләр Олыяз һәм Вахитов кебек ерак авылларда булдылар. Хезмәт күрсәтүчеләр кунаклар килүенә бик шат иде, чөнки өлкәннәр өчен игътибар бик кыйммәтле.

Визит барышында медицина тикшерүе, комплекслы гериатрик бәяләү үткәрелде, ул хезмәт күрсәтүченең психо-эмоциональ халәтенең барлык ресурсларын һәм йомшак якларын ачыклады.

Комплекслы үзәк белгечләре әби-бабайлар нинди шартларда яшәүләрен, социаль хезмәткәрләрнең эше белән канәгатъ булуларын ачыкладылар. Закирова И.В. һәм Латыйпов И. Я. га биек тупсалаларны бетергэ киңәш бирелде, чонки аларга биек тупса инвалид кресласында урамга чыгарга комачау итә. Бу киңәш туганнарына тапшырылды, якын килэчэктә  әлеге авырлыклар бетер дип ыщанып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International