Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Кышкы могҗизалар” исемле конкурс-уен программасы уздырылды.
Чара башланыр алдыннан балаларны кагыйдәләр белән таныштырдылар: ике командага бүленергә, капитанны сайларга һәм исем уйлап табарга. Балалар “Әкияти өй”, “Карлы алан”, “Кышкы сынамышлар” станцияләрендә булдылар, аларда һәр бирем кызыклы һәм күңелле булып чыкты. Программада әкияти сораулар, кышкы табышмаклар, бауда кар бөртекләреннән “Кышкы гирлянда” эстафета-ярышы булды. Балалар бу эшне бик яхшы башкардылар һәм бик теләп катнашып, үзләренең белемнәрен арттырдылар, файдалы һәм кызыклы яңалыклар белделәр.
Тәрбиячеләр Гарәфиева Филсинә һәм Сабирова Алия әйтүенчә, мондый уен чаралары балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу культурасын үстерүдә, физик мөмкинлекләрен арттыруда, аларның кышкы ел фасылы турында гыйлемнәрен ныгытуда, гомуми күзаллауларын киңәйтүдә ярдәм итә.