Табигый материалдан эшләнмәләр ясау

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Лесовичок» дип аталган табигый материалдан эшләнмәләр ясадылар. Табигый материал белән эшләү баланы туган табигате белән якынайту, аңа кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү һәм беренче хезмәт күнекмәләрен формалаштыру өчен гаять зур мөмкинлекләр бирә. Һәр бала эш барышында тырышлык, зур сабырлык һәм иҗади караш күрсәтте. Табигать белән очрашулар балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтә, аларны төрле күренешләргә игътибар белән карарга, табигый материалдан эшләнмәләр ясаганда бөтенлеген сакларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International