Ветераннарга ярдәм күрсәтү кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының волонтерлар отряды тәрбияләнүчеләре хезмәт ветераны, отставкадагы майор Н. А. Янилкинда кунакта булдылар.
Балалар өй җыештыру, кар көрәүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Алар юлларны, түбәләрне кардан чистарттылар. Николай Андреевич балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Балаларның ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, рухи көч бирә. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге балаларда мәрхәмәтлек, игелеклелек, өлкән буынга игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
.jpg)