Түбән Кама «Веста» үзәгенең психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» дигән темага 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында Д.Әмирхан методикасы ярдәмендә төркем психиагностикасы үткәрде. Максаты: яшүсмерләр төркемендә үз-үзеңне тотарга өйрәнү.
Диагностика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тикшерелүчеләрнең барысы да иптәшләре белән артык якын мөнәсәбәтләр булдырырга тырышмыйлар, әмма алар янында конфликт башланса борчу хисе туа башлый; аз гына процент (35%) бу ситуациядә килешү тактикасы кулланалар; катнашучыларның 100% ы 2-3 якын дустым бар, дип җавап бирде; күп кенә катнашучылар (80%) коллективның кайбер әгъзалары белән якынлашырга тели, ләкин моны теге яки бу сәбәп белән эшләмиләр, аларның иң киң таралганы – күп кенә тормыш шартларына булган төрле карашлары.
Шуңа күрә курс кысаларында алга таба дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне җиңү ысулларына өйрәтүгә һәм башкаларга карата миһербанлылык һәм түземлек турында күзаллауны торгызуга юнәлдереләчәк.