Озак вакытлы карау системасында типлаштыруны дөрес оештыруның мөхимлеге

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2024 елга Россиядә озак вакытлы карау системасы булдырылырга тиеш. Сүз социаль һәм медицина хезмәтләренең һәм кеше тирәсендәге сервисларның тулы канлы хезмәттәшлеге турында бара.

Типлаштырудан башка озак вакытлы карау системасын төзеп булмый. Нәрсә соң ул типлаштыру?

Типлаштыру кешегә нинди ярдәм кирәклеген аңлау өчен үткәрелә. Бу процесс барышында белгеч-типизатор өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кирәкле ярдәм күләмен билгели. Кайсы төркемгә керүенә карап өлкән кешегә күрсәтеләчәк  хезмәтләр һәм аларның күләме билгеләнә. Шул ук вакытта кешенең нинди авыру белән авыруы  түгел, ә аның нинди эшләр эшли алуы яки чит кеше ярдәме кирәклеген  ачыклау мөһим.

Типлаштыруның медицина диагностикасыннан принципиаль аермасы шунда, бер үк диагнозлы пациентларның хәле төрле булырга мөмкин. Өстәвенә, кешенең күп кенә ихтыяҗлары аның ялгыз яшәве яисә гаиләсе булуына да бәйле. Ул үзе яшәгән бишенче каттан мөстәкыйль төшә аламы?  Заманча тернәкләндерү ярдәме алу мөмкинлеге бармы?  Ихтыяр көче, шәхеснең эчке ресурслары, нерв системасы тибы нинди һ.б. Кешеләр авырлыкларны, авыруларны төрлечә кичерәләр. Шуңа күрә кешенең мохтаҗлык дәрәҗәсен диагнозга карап кына билгеләп булмый. Хәтта бу күзлектән медик-социаль экспертиза (МСЭ) нәтиҗәсе генә дә җитәрлек түгел, ул кешенең чынлыкта ничек яшәвен белә алмый. Бөтен картинаны тамырдан үзгәртергә мөмкин булган детальләр дә була. Әйтик, кеше юына ала, тик ваннага керү кыен. Үзе әзерли, әмма буыннар авыруы аркасында балыкны кисә алмый. Урамга чыга, әмма кибеттән сумкалар алып килү аңа авыр. Яки когнитив дефицит бар, ягъни кеше  күп нәрсәләрне аңлап бетерә алмый – фатир өчен счетларны түли алмый, ашарга кирәклеген оныта, ахырга кадәр киенә алмый яки сезон буенча дөрес киенә алмый. Шуңа күрә, беренче чиратта, кешенең нинди гамәлләр кылуына түгел, ә үзенең тормышын оештыруда ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуына, аның ничек башкаруына карап, кешенең хуҗалык алып барган вакытта әйләнә-тирәдәгеләрнең (хәтта кечкенә генә, әйтик, фатирда) ярдәменә ни дәрәҗәдә бәйле булуын билгеләү мөһим.

          Нәтиҗәдә, биш төркем булдырыла. Тулысынча чит кеше ярдәменә бәйле кешеләр бишенче төркемгә керә.Алар үзләре ашый, эчә алмый, хәрәкәт итә алмый диярлек. Яки аларның җитди психик бозылулары бар, алар чит кеше ярдәменнән башка яши алмый. Аларга даими күзәтү кирәк.

Дүртенче төркемгә дә чит кеше ярдәмнә нык бәйле кешеләр эләгә. Бу кешеләргә  юынырга ярдәм итәргә, кайчагында  ашаганда булышырга, ризык әзерләргә кирәк. Алар белән бергәләп өйдә йөрергә, даруларны дөрес куллануны күзәтергә һәм ярдәм итәргә кирәк. Әмма алар күпмедер вакыт өйдә ялгыз да тора алалар.

 Өченче төркемгә кергән кешеләр өйләреннән чыга, әмма бик сирәк. Банкка, почтага, хәтта кибеткә нәтиҗәле бару өчен, аларга озатып йөрүче кирәк. Алар үзләренә авыр булмаган ризыклар әзерли ала, әмма аларга азык әзерләүдә зур ярдәм кирәк. Калган йорт хуҗалыгы белән дә шул ук хәл. Шул ук вакытта аларга, күп эшләрне үзләре башкара алуларын аңлау , аларның мөстәкыйльлегенә ярдәм итү өчен, барлык эшләрдә дә актив катнашырга җәлеп итәргә кирәк.

Икенче төркем чит  кеше ярдәменә уртача бәйле булган кешеләрне берләштерә. Аларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм йорт хуҗалыгын алып бару сәләте бик азга  гына кими. Кибеттән авыр сумкалар белән кайту яисә иелеп эшләү, хәрәкәтләнү кыенлык тудырырга мөмкин. Икенче төркем кешеләренең күп функцияләре бозылмаган була.

Беренче төркемгә кергән кешеләрнең  чит кешеләргә бәйлелек дәрәҗәсе бик аз. Аларга йорт буенча зур булмаган ярдәм кирәк.

Социаль хезмәт күрсәтү органнарына мөрәҗәгать итмәгән социаль хезмәтләргә мохтаҗ  кешеләр әле бик күп. Һәм бу проблеманы комплекслы хәл итү генә мөмкин. Социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәттәшләреннән, полиция, почтальон һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре ярдәменнән  башка барлык ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне дә ачыклап бетерә алмый. Ачыкланган очракта да  барлык кешеләр дә социаль хезмәтләр алырга риза түгел. Баш тарту - аларның хокукы. Әмма социаль хезмәт вәкилләренә, ким дигәндә, ялгыз өлкән яшьтәге кешенең кайда яшәвен белеп тору кирәк. Чөнки ул бүген ярдәмнән баш тарта ала, әмма күпмедер вакыттан  соң кире уйлап, ярдәмне кабул итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International