Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Кышкы могҗизалар” дигән темага физик-культура сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәт, актив яшәү рәвешен оештыру, кышкы спорт төрләре турында искә төшерү.
Әлеге чара спортның кышкы төрләренә багышланды һәм спорт викторинасы формасында уздырылды.
Чара башында катнашучылар ике командага бүленеп, актив итеп биремнәрне үтәргә керештеләр. “Үз-үзеңне тәкъдим ит”, “Кем икәнен әйт”, “Анаграмма”, исемендәге төрле конкурслар үткәрелде.
Беренче конкурста катнашучылар иҗади формада үз командаларын тәкъдим иттеләр. Киләсе конкурста катнашучылар чират буенча төрле кышкы спорт уеннары рәсемнәре төшерелгән карточкаларны суздылар. Катнашучыларның бурычы-уенны сурәтләү, ә каршы команданың бу спорт төренең нинди икәнен аңлау иде. «Анаграмма» бәйгесендә өстәлгә хәрефләр куелды, командаларның бурычы кышкы спорт төрләре тематикасына хәрефләр ярдәмендә сүзтезмәләр төзү иде.
Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар кышкы спорт төрләре турында күп яңалык белделәр һәм үзләре өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
Чарада тугыз кеше катнашты.