«ТР туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында Питрәч районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре музейга экскурсия оештырдылар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2021 нче елның 27 нче гыйнварында «Татарстан Республикасының туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында Питрәч муниципаль районындагы ″Кайгырту″ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Питрәч авылының Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Музей хезмәткәре балаларны ата-бабаларыбызның мәдәнияте, көнкүреше һәм предметлы дөньясы белән таныштырды. Залда XIX гасыр ахырында рус һәм татар өйләре интерьерлары, дворян һәм сәүдәгәрләр көнкүреше интерьерлары тәкъдим ителде. Шулай ук балалар XIX-XX гасыр башындагы фоторәсемнәр һәм документлар карадылар. Катнашучылар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, экспонатларны карадылар. Экскурсиядә төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International