2021 нче елның 27 нче гыйнвары көне «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 балигъ булмаган бала өчен «Хәрәкәт һәм координация үсешенә уеннар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәтләрне билгеле бер музыка астында дөрес кабатларга, аны төрле ритмнарда, темпларда тыңларга, шулай ук төркемле үзара аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәнү.
Дәрес башында бию-уен иҗатын үстерү һәм җыр-биюләрне сәхнәләштергәндә образларны башкару күнекмәләрен формалаштыру өчен «Без аяклар белән тыпыр-тыпыр» һәм «Разминка» уеннары үткәрелде. Алар балаларга хәрәкәт координациясен яхшыртырга ярдәм итте, әлеге уеннарда көй ритмы һәм темпы еш үзгәрә. “Менә минем кулларым” дип аталучы киләсе уенда, катнашучыларга парда биегәндә музыка темпын тою һәм катлаулы булмаган бию хәрәкәтләрен төгәл итеп сурәтләү җиңелрәк булды.
Дәрес ахырында педагог балаларга бию хәрәкәтләрен үзләренең туганнары белән ныгытырга киңәш итте.