Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Барысы да барабаннар турында» 

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Барабан аңлаешлы музыка коралы. Балалар  туганнан бирле барабан да уный белә. Барабаннарда уйнау катлаулы процесс түгел, ә киресенчә уйнаганда без моториканы контрольдә тотабыз, эмоциональ хис тойгыларын  һәм белем алу күнекмәләре өлкәсендә балаларга ярдәм итәбез. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева балалар белән музыка дәресләрендә «Барысы да барабаннар турында»  дигән методиканы уңышлы куллана. Музыка коралында беркайчан да уйнамаган һәр бала дәресләрдә шейкер яки барабан кулына  ала һәм    музыка  уйнау да катнаша ала. Барабаннар да уйнау еш кына    күмәк  башкарыла.  Балалар  чиратлашып  яки күмәк уйнау ысуллары   белән таныша, шулай узләрен ​​ төркемнең өлеше  итеп  тоеп   гомуми тавышка өлеш кертәләр.

   Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, барабанда уйнауның төрле ысуллары балаларда ритм хисен үстерә, барабандагы уен тынычландыра, кәефне яхшырта, коллективта аралашуга өйрәтә, кан басымын нормальләштерә. Системалы дәресләр һәм  барабан   көйләрен тыңлау нәтиҗәсендә балаларда  мускулларның рефлекслары  һәм координацияләүләре яхшыра, тонус арта, йөрәк эше җайга салына, артикуляция аппаратын эшләтә, позитив фикерләү барлыкка килә, физик чыдамлык һәм стрессларга чыдамлык арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International