27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата.1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева Ленинград шәһәренең немец - фашист гаскәрләренең блокадасыннан азат итү көненә багышланган дәресләр циклы үткәрде.
Балалар Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өстенэ төшкэн авыр сынаулар турында мәгълүмәт алдылар : ачлык һәм салкынлык газабы, балаларның һәм хатын - кызларның заводларда ир-атлар белән бергә эшләве,совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклап калу турында әңгәмә балаларда тирән тәссир калдырды. Һәлак булган ленинградлыларны алар бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ленинградның 900 көнлек блокадасы турында сөйләве балаларда зур тәэсир калдырды ,бигрәк тә икмәк 125 г гына бирелүе ,ул да булса пычкы өстәмәләреннән торуы сокландырды .Менә ни өчен өлкән буын вәкилләре икмәккә бик сакчыл карыйлар - балалар әнә шундый фикергә килде. Ленинград халкының авыр тормышы турында фикер алышу презентация һәм видеороликлар карау , рәсемнәр күргәзмәсе - болар барысы да балаларга патриотизм рух өстәде. Бу чараларның әһәмияте бик зур ,ул аларда Ватанга мәхәббәт, Бөек Ватан сугышында батырлыклар өчен горурлык хисләре тәрбияли.
Һәр кеше өчен куркыныч булган бу көннәр турындагы истәлекләрне саклап калу һәм Бөек җиңү безгә алып килгән бу тыныч көннәрнең кадерен белү өчен аны буыннан-буынга тапшыру бик мөһим.