27 гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уз игелекеңне бүләк ит»дигән уен тренингы узды.
Балалар уеннар уйнадылар, әдәпле сүзләр турында сөйләштеләр, «игелекле эш» дигән иҗади биремне үтәделәр, шундый игелекле кешенең кем булуы, кешенең нинди сыйфатлары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук балалар әкият геройларының изге гамәлләр кылуларын, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык китерүләрен искә төшерделәр.
Мондый чаралар әхлакый тәртипне көйләүче этика категориясе кебек яхшылык турында күзаллаулар формалаштыра.