Яңа Чишмә картлар йорты "Блокада икмәге" акциясенә кушылды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә интернат-йорты белгечләре «блокада икмәге» акциясенә кушылдылар. «Өлкәннәр өчен театр» яңа проектында катнашучылар - социаль хезмәт алучылар театральләштерелгән композиция күрсәттеләр. Алар Ленинград халкының ничек көн саен ипи көтүен, чиратларда торуын һәм карточка буенча көтеп алынган икмәк кисәген күрсәттеләр. Чыннан да, кара ипи кисәгенең чын бәясе нидән гыйбарәт булуы турында уйларга да куркыныч. Кайчагында бу кечкенә ипи кисәгенең бәясе хәтта берничә кеше гомеренең дә бәясенә тигез булган. Тамашачылар Таня Савичева бу авыр көннәрдә көндәлекне ничек алып барганын карадылар, ул аның барлык туганнары үлгәч, ялгызы калганын язып калдырган. Камалыш вакытында кешеләр башкарган батырлыкны бернәрсә белән дә үлчәп булмый, аны һәрвакыт истә тотарга һәм геройларны искә алырга кирәк. Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International