27.01.2021 ел. Психолог Конова Н.Е. тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әкият текстиясе элементлары белән үстерешле дәрес үткәрелде. Дәрестә 7 кеше катнашты. Максат: укуда уңышсызлыклар, начар билгеләр аркасында кичерешләрдәге депрессив кәефне төзәтү.
Сәламләүдән соң, тәрбияләнүчеләр белән мәктәпкә укуга этәргеч ясаучы күнегүләр үткәрелде. Балалар «Ассоциация» һәм «Портфель җый» күнегүләрендә биремнәр үтәделәр, соңыннан «Шустрик һәм Обжорик»әкияте укылды.
Шуннан соң балалар белән укылган әкиятнең мәгънәсе турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр, әкиятнең ахыры ни өчен ошавын аңлаттылар.
Терапевтик әкиятне уку һәм фикер алышу балага мәктәп турында борчылуын киметергә ярдәм итә, реаль тормышта үз-үзеңне тотуның уңай модельләрен формалаштыра.