27.01.2021 елны тәрбияче Зверева Е.Г. 7 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дигән темага сәламәт яшәү рәвеше буенча викторина үткәрде.
Максат: балаларны көндәлек тормышта сәламәтлекләре турында белемнәрен тормышка ашырырга өйрәтү.
Бурычлар: балаларның сәламәтлеге, сәламәт яшәү рәвеше турындагы белемнәрен ачыкларга. Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру. Сәламәтлегең турында кайгыртырга үзеңә хөрмәт тәрбияләү.
Викторина презентация ярдәмендә узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, күрсәтмәлелеккә таянып, ике командага бүленеп, сорауга дөрес җавап сайладылар. Балалар зарарлы гадәтләр, файдалы һәм зарарлы ризык, чыныгу һәм спорт турында сорауларга бердәм җавап бирделәр. . Викторина ахырында җыелган очколар буенча җиңүчеләр билгеләнде, аларга медальләр тапшырылды. Әлеге викторина ярдәмендә балалар сәламәт яшәү рәвеше турында алган белемнәрен ныгыттылар.