Туган көн
Иң көтеп алынган балалар бәйрәме-ул, һичшиксез, туган көн. Нәкъ менә шул көнне бала чараның төп герое була. Бәйрәмне онытылмаслык итәргә, балаларны, ата-аналарны һәм тәрбиячеләрне бергә тупларга - “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәгендә туган көнне бәйрәм итү традициясе ярдәм итәчәк.
Шулай итеп, 28 гыйнвар көнне музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н.балалар өчен «Туган көн»девизы астында күңел ачу чарасы үткәрде. Бу айда туган барлык балалар да котлаулар кабул итте. Балалар конкурсларда катнаштылар, биеделәр, табышмаклар әйтештеләр. Һәм традиция буенча, әлбәттә, каравай җырын җырладылар һәм дусларыннан иң яхшы котлаулар алдылар.