«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Техника дөньясында» дигән конкурс

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

      Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “ Техника дөньясында” дигән конкурс үткәрде. 

      Уенның максаты:  көнкүреш техникасы предметлары, аның әһәмияте һәм куркынычсызлык техникасы  кагыйдәләре турында күзаллауны формалаштыру.

     Көнкүреш приборлары-безнең ышанычлы ярдәмчеләребез. Алар катлаулы җайланмалар һәм электр белән тукланып, мохим эш башкаралар. Берәүләр эчке киемне юа, икенчеләре кухняда булыша, өченчеләре тузан җыя, дүртенчесе- азык-төлек саклый. Көнкүреш техникасы безнең вакытны һәм көчне саклый.

    «Техника дөньясында»  дигән конкурс кызыклы һәм уңышлы узды. Кондезге булу бүлегенең социаль хезмәт алучылары «Плитәнең барлыкка килүенә» сәяхәт кылдылар, газ һәм электр плитәләренең ничек барлыкка килүен белделәр.

    Белгеч уенда катнашучыларга электр приборлары турында табышмаклар әйтте,  ә алар,үз чиратында, көнкүреш техникасын кулланганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм техника белән сакчыл эш итү турында да сөйләделәр. Чара ахырында көнкүреш  техникасы  сурәтләнгән  пазылар җыйдылар. Социаль хезмәт алучылар  алган нәтиҗәләрдән горурлык хисе кичерүләрен билгеләп үттеләр.

   Чарада җиде кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International