Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Һөнәр сайлау компасы» һөнәри юнәлеш бирүче дәрес

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эшендә, гадәти психологик инструментлардан тыш, «Һөнәр сайлау компасы» дигән метафорик карталар да куллана.

Методика аңлы һәм аңсыз һөнәри эшчәнлек сайлауларны ачыклау, мотивация өстенлекләрен анализлау өчен билгеләнгән. Ул һөнәри өстенлек бирү булу-булмавын шактый тиз билгеләргә мөмкинлек бирә.

Психолог Алинә Сабирова сүзләренә караганда, һөнәр сайлау – кеше яшьтә ясала торган иң төп тормыш сайлауларының берсе. Шуңа күрә бу адымга ныклап һәм җитди карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International