«Непокорённый Ленинград» исемле мәгълүмат сәгате

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы  - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә «Непокорённый Ленинград» исемле мәгълүмат сәгате уздырылды. «Ленинградны чолгап алган битләр» исемле китап күргәзмәсе ясалды, герой шәһәр һәм аның батыр халкы турында шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укылды. Камалышта калган шәһәр тормышы турында видеоязма күрсәтелде.

Блокада вакытында һаләк булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International