2021 нче елда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эшен дәвам итә.
Быелгы яңалыкларның берсе - Кукмара үзәк хастаханәсе гериатры, Гыйләҗева Юлдыз Василевна белән бергә эшли башлау. Гериатр - ул өлкәннәргә һәм өлкән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә эшли торган белгеч. Гератр һәм комплекслы үзәкнен белгечләре белән берлектә озак вакытлы карау системасы буенча хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге һәм инвалидларны ай саен йөреп чыгу планлаштырыла.
2021 елның февраленә Яныль, Березняк, Починок-Кучук, Чура, Ядегәр авыл җирлекләренә һәм Кукмара шәһәре буенча 31 чыгу планлаштырылган. Әлеге чыгышлар барышында гериатр тарафыннан медицина тикшерүе уздырылачак, ә комплекслы үзәк белгечләре тарафыннан торак-көнкүреш һәм социаль шартларны карау һәм социаль хезмәткәрләрнең эшен тикшерү уздырылачак.