Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ком терапиясе.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

26 гыйнварда, Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Ком терапиясе» технологиясен кулланып дәресләр үткәрелде. Әйтергә кирәк, әлеге чара «Татнефть» хәйрия фонды һәм АНОСЛОВ фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Социаль ял иту» дип аталган махсус проект кысаларында узды.

 Ком – ул гаҗәеп һәм серле материал.  Элементар уеннар психик сәламәтлек һәм балалар үсеше өчен бик файдалы булырга мөмкин кебек тоела.

 "Ком терапиясенен" мөмкинлеклэре: психоэмоциональ халәтне тотрыкландыру; хәрәкәт координациясен, бармак моторикасын камилләштерү; сенсор – перцептив өлкәне үстерү, тактиль –кинестетик сизгерлекне стимуллаштыру; аралашу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү; танып белү мәнфәгатьләрен стимуллаштыру һәм даирәне киңәйту; хезмәттәшлек ысулларын төрлеләндерү.

Дәресләрдә балалар уйнап, комны тоеп кына калмадылар, үзләренең хисләрен әйтә алдылар. Дәрес давамында тупланган нәтиҗэлэре белән бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International