«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Блокадалы Ленинград” дигән информацион дәрес узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның  26 январендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Блокадалы Ленинград” дигән информацион дәрес узды.

Төп  максат – балаларның Ленинград халкының батырлыгы турында күзаллауларын киңәйтү, патриотизм хисен формалаштыру , бер – береңне кайгырту. Тәрбиячеләр Ленинград блокадасы турында сөйләделәр, “Блокададагы балалар” дигән презентация күрсәтелде. Балалар гаиләсен җирләгән һәм дистрофиядән вафат булган чибәр кара күзле кыз Таня савичеваның портретына күз салдылар. Аның тарихы – блокададагы Ленинградның мең баласы. Балаларның берсе дә битараф калмады. Блокадалы Ленинград турында хәтер алар күңелендә сакланачак.

Соңыннан ата – аналар балалар белән блокадалы Ленинград корбаннары истәлегенә открыткалар ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International