«Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар үткәрү

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның  егерме бишенче январендә, «Тылсым» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль хезмәткәрләре  социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән  актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырдылар.

Гарденотерапия – физик һәм психологик җитешсезлекләрне үсемлекләр ярдәмендә профилактикалау һәм реабилитацияләү. Яныль авылында яшәүче Абдуллина Тәскирә Рахимулла кызы помидор һәм борыч үсентеләре үстерә, Ибрагимова Зәйтүнә Хөсәен кызы торле сорттагы чәчәкләр үстерергә ярата.

Практика күрсәткәнчә, алар бу эшне бик теләп башкаралар. Кирәкле эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең эмоциональ кәефләрен күтәрә, психик яктан тәңгәлләштерә һәм тынычландыра. Бу төр эшчәнлек ачык психотерапевт юнәлешкә ия. Каты авырулардан соң үз хәленә кайту өчен психоэмоциональ торышны яхшырта.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International