Кыш-ул елның матур вакыты! Бөтен табигать йоклый нык йоклый. Салкын җилләр һәм явыз бураннар кышкы урманны Ак каплам белән яба. Кышкы урман матурлыгына карап, иҗат итәсе килә!
2021 елның 22 гыйнварында "Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» хезмәт буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Кышкы урман матурлыгы» дигән темага рәсем һәм эшләнмәләр күргәзмәсендә катнаштылар.
Күргәзмәнең максатлары:
1. Өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның иҗади активлыгына ярдәм итү.
2. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәнгать иҗатына җәлеп итү.
3. Эстетик зәвык һәм табигатькә мәхәббәт формалаштыру.
Күргәзмәдә төрле рәсемнәр һәм эшләнмәләр тәкъдим ителде, алар мамык, кәгазь, төймә, фольга, пластилин, катыргы, пенопласттан эшләнгән. Иң күп кул эшләре һәм рәсемнәр төп атрибут-агачка бирелде. Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үзләренең фантазияләрен һәм иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Һәр эш үзенең кабатланмаслыгы һәм тырышлыгы белән таң калдырды.
Һәр техника-ул кечкенә генә уен, ул өлкән кешегә һәм инвалидларга шатлык, уңай эмоцияләр тудыра. Ул талчыктырмый, ә кешенең югары активлыгы һәм эшкә сәләтлелеге саклана.