«Күңелле бармаклар» программасы кысаларында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары «Кар бабай» дигән мамы кдискларыннан аппликация буенча дәресләр үткәрделәр.
Аппликация балаларга зур файда китерә. Ул мөстәкыйльлек, пөхтәлек һәм сабырлык кебек файдалы сыйфатларны үстерә. Дәресләр вакытында балаларда сәнгатьчә караш һәм эстетик зәвык, шулай ук фикерләү сәләте үсә. Аппликация шулай ук балаларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә зур йогынты ясый.