Тел дигән дәръя бар,
Дәръя төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
19.01.2021 ел, сишәмбе.
Татарстанда 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төрле чаралар планлаштырылган.
Бүген социаль хезмәт алучылар белән «Телләр дөньясында» дигән чара үткәрелде. Чара барышында дөнья телләренең күптөрлелеге һәм халыкара аралашу телләре белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, интеллектуаль бәйгедә актив катнаштылар.
.jpg)