"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…"

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Боек Ватан сугышында катнашучынын тол хатыны, тыл хезмәтчәне, Җиһангирова Әминә Мөхәммәтзаки кызы 1931 елның 16 гыйнварында Исергәп авылында күп балалы гаиләдә туа.​

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк әтисен сугышка алалар, ул шунда һәлак була. Гаилә өчен авыр вакытлар башлана, 4 баланың икесе үлә.

11 яшеннән Әминә Мөхәммәтзакиевна колхоз кырларында эшли: атлар белэн печән, салам ташый. Аннан узлэре арбаларны бушаталар, бәрәңге, чөгендер утыйлар хэм җыялар. Боларның барысын да мәктәптә уку белән бергә алып барырга кирәк була.

7 сыйныфны тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң туган авылында укытучы булып эшли.

1951 елда сугышта катнашкан Җиһангиров Әгъзаметдин Шәмсетдин улына кияүгә чыга. Алар бергә 66 ел бәхетле гомер кичерәләр, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Әминә Мөхәммәтҗан кызының 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International