Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча дәрес

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

2021 елның 21 гыйнварында "Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында" социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә җитәкчелегендә Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан түгәрәк үтте.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Сәламәтлек планетасы», «Хәрәкәт – ул тормыш», «Сәламәтлеккә юл» түгәрәкләре һәр атна саен безнең оешмада оештырыла. Алар спорт уеннары, эстафеталар, чыныктыргыч чаралар, иртәнге зарядка, саф һавада хәрәкәтчән уеннар, йөрүләр формасында үткәрелә.

Сәламәт бул! чарасы «Елмаю»балалар җыры мотивына сәламәт яшәү рәвеше турында җыр җырлау белән башланып китте. Хезмәт буенча инструктор Гильманшина З. сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде, күзләр өчен физминуткалар, сулыш гимнастикасы үткәрелде. Интернат-йортта яшәүчеләр рәхәтләнеп сәламәтлек турында табышмаклар чиштеләр, күңелле музыка астында зарядка ясадылар.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча түгәрәкләрне үткәрүдә төп кайгыртучанлык булып өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның куркынычсызлык техникасын һәм сәламәтлеген тәэмин итү тора.

Сәламәтләндерүдән тыш, мондый чаралар яхшы кәефкә, учреждениедә уңайлы психологик климат булдыруга ярдәм итә, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә: әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, башкалар турында кайгырту, көч, чыдамлык, зирәклек, сабырлык һ. б.

Дәрес бер сулышта узды-барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар, дәрт һәм энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International