2021 елның 20 гыйнварында Балтаси муниципаль районында ике сугыш ветеранын тантаналы котлау булды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

     2021 елның 20 гыйнваренда 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары, Түбән Кенә авылында яшәүче Рәйсә Гәрәевага, Нөнәгәр авылыннан Җүәйрә Хәбибуллинага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International