20 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр кабул итүче балалар “Космос” яшьләр үзәгендә булдылар.
Балалар әти-әниләре белән бергәләп “Семейка Крудс” мультипликацион фильмын карадылар.
Мультипликация - балалар өчен күңел ачу гына түгел, ә хәзерге чынбарлыкның чагылышы да. Персонажлар, сюжетлар, юмор, технологияләр вакыт узы белән үзгәреп тора. Әмма мультикларда саклана торган гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм дуслык турындагы мөһим белемнәр һәрвакыт актуаль булып кала.